Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста яралылар өчен носилка тегү эшен башлап җибәргән волонтерны хөрмәтләделәр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Апаста яшәүче олы йөрәкле Сания апа Сафиуллинага күркәм юбилее уңаеннан, район җитәкчелеге исеменнән котлаулар кабул итте.
Сания апа Сафиуллина яралыларга бик кирәкле булган носилкалар тегү эшен башлап җибәргән иде. Ул бу игелекле эшкә үзе кебек киң күңелле апаларны да җәлеп итте. Бүгенге көндә «Алга» яшүсмерләр клубында эш кайный. Барлыгы 47 кеше носилка тегү эшендә катнаша. Бу турыда «Апастово-информ» хәбәр итә.
Сания апаны җитәкчелек исеменнән шәһәр тибындагы Апас бистәме башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина котлады һәм иң изге теләкләрен ирештереп, чәчәк бәйләме бүләк итте.
«Сания апа җитәкчелегендә өлкәннәр бүгенге көндә бик мөһим эш башкара. Носилкалар җитештерү белән бергә апалар шул носилкаларны салу өчен махсус сумкалар, госпитальләр өчен эчке киемнәр дә тегә башлады. Аларга соклануыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез», - дип хәбәр итте шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз