news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста янгынга каршы өйрәнүләр уза

“Тревога!” сигналы яңгырагач, укучылар һәм мәктәп персоналы оешкан төстә, махсус битлекләр киеп урамга, алдан билгеләнгән урынга йөгерешеп чыктылар.

(Апас, 7 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районының Йомралы мәктәбендә район Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, 106 нчы Апас янгын часте вәкилләре катнашында “Янгын!” өйрәнүләре үтте, дип яза җирле басма.

“Тревога!” сигналы яңгырагач, укучылар һәм мәктәп персоналы оешкан төстә, махсус битлекләр киеп урамга, алдан билгеләнгән урынга йөгерешеп чыктылар. Мәктәп директоры район янгынчылары һәм коткаручыларны ике катлы мәктәп бинасында янгын курынычсызлыгы таләпләре үтәлеше белән таныштырды. Шулай ук аларның төзеклеге тикшерелде.

-Мондый көтелмәгән тикшерү, уку-өйрәнүләр һәр мәктәп-балалар бакчалары, Мәдәният йортлары, авыл клубларында һәм кеше күп була торган башка объектларда расланган график нигезендә үткәреләчәк, – ди Апас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе, подполковник Руслан Ромачков.
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100