news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яңа ябык футбол манежы төзелешенә 108 млн сум тотылачак

Апаста яңа ябык футбол манежы төзелешенә 108 млн сум тотылачак
"Апастово-информ"

Апас районында футбол манежын агымдагы елда кулланышка тапшырачаклар. Ябык тимер каркас астында 20×40 метрлы футбол кыры урын ала. Ул тулысы белән ясалма үлән белән каплана һәм җылытыла. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Биредә үк административ бүлек тә төзелә. Анда манеж директоры, тренерлар бүлмәсе, медицина персоналы кабинеты, киенү бүлмәләре, санузел ясыйлар. Шулай физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлылыклар була.

«Ябык футбол манежы район өчен иң кирәкле объект. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан 108 миллион сум акча бүлеп бирелде. Моңа кадәр тренировкалар көзге һәм кышкы чорда универсал залында, ә көннәр җылынгач ачык мәйданчыкларда үтте. Хәзер инде футболчылар ел әйләнәсе иркенләп шөгыльләнә ала», - диде районның спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Хәйруллин.

Районның спорт мәктәбендә 75 бала футбол белән шөгыльләнә.

«Яңа футбол манежы үз ишекләрен ачкач, бирегә йөрүче футбол сөючеләрнең саны тагын да артачак. Чөнки биредә балалардан, яшүсмерләрдән тыш район яшьләре һәм олырак яшьтәге райондашларыбызның да даими шөгыльләнергә теләге зур. Балаларыбыз да бик теләп йөри. Узган ел балалар бакчаларыннан да нәниләр дә килде», - дип сөйләде спорт мәктәбе методисты һәм тренеры Рөстәм Бикмөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100