news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста яңа футбол кырына ясалма чирәм җәя башладылар

Футбол кыры өчен республика бюджетыннан 33 миллион акча бүленеп бирелгән.

Апаста яңа футбол кырына ясалма чирәм җәя башладылар

(Апас, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов шимбә иртәсен төзелеш бара торган объектлар белән танышудан башлады. Шулай ук райондагы яңа футбол кырын да карады.

“Набережная” ял итү зонасында бүгенге көндә дә күләмле эш башкарыла. Төзелеш оешмасы җитәкчесе һәрбер эшләнгән һәм эшләнәчәк эшкә анализ ясады. Борчыган мөһим мәсьәләләр урында ук хәл ителде.

"Апаста ясалма чирәм белән футбол кыры төзелә. Моның өчен федераль һәм республика бюджетыннан 33 миллион акча бүленде. Бүгенге көндә ясалма чирәм җәю эше бара. Ул 15 октябрьгә төгәлләнәчек, тирә-ягы тотып алыначак", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

Киләчәктә биредә йөгерү юллары, трибунасы, машина кую урыннары булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot