news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Яңа балалар бакчасы сиксән урынга исәпләнгән.

Апаста яңа балалар бакчасы төзеләчәк
apastovo.ru/

(Апас, 13 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). “Демография” илкүләм проекты кысаларында 2020-2021 елларда Апаста да өр яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районның инфраструктур үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдерүенчә, бүгенге көндә әлеге балалар бакчасы өчен 5663 кв.метр җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, кадастр паспортлары ясатылган. Сиксән урынга исәпләнгән балалар бакчасы Яшьләр урамы 1“З” адресы буенча урнашачак.

" Шәһәр тибындагы Апас бистәсендә 5360 кеше яши, шуларның 545е мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Апаста ике балалар бакчасы эшләп тора. 110 балага исәпләнгән “Салават күпере” балалар бакчасына 152 бала, 145 урынга исәпләнгән “Кояшкай” балалар бакчасына 191 бала йөри. “Электрон балалар бакчасы” системасына күз салсак 99 бала үз чиратын көтә. Бүгенге көндә район үзәгендә яшьләр кавышалар, йортлар салалар. Димәк, балалар бакчасы буш тормаячак", - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесеАлсу Хәйруллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100