Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булучыларны көрәш келәмендә искә алдылар
Апасның универсаль спорт залында Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы һәм чик сакчылары ветераннары оешмасы призларына көрәш турниры узды.Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Көрәш турниры Әфганстандагы, Сириядәге, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләрне искә алу, аларның горур исемнәрен үсеп килүче яшь буынга җиткерү һәм татар көрәшен үстерү максатыннан районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы, һәм чик сакчылары ветераннары берлеге ветераннары тарафыннан оештырылды.
Көрәш турниры тантаналы төстә ачылды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, «Әфганстан ветераннары Союзы» Татарстан төбәк оешмасы идарәсе рәисе Евгений Кабыш, Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе урынбасары Әнгам Ишмөхәммәтов, республиканың чик сакчылары берлеге җитәкчесе Альберт Сөләйманов районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, Әфган сугышы, махсус хәрби операция ветераннары, чик сакчылары берлеге ветераннары катнашты.
Апас, Кама Тамагы, Кайбыч егетләренең иң-иңнәре көрәш келәмендә бил алыштылар. Һәркем үз көчен, осталыгын сынады. Җиңүчеләр Грамоталарга, медальләргә һәм бүләкләргә ия булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз