Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста Халыкара гаилә көне уңаеннан үрнәк парлар бүләкләнде
Апас мәдәният йортында 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан үрнәк гаилә юлы узган парлар хөрмәтләнде. 50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр тапшырылды. Алар өчен бәйрәм кичәсе әзерләнгән иде. Һәркем өчен үрнәк булган тигез, озын гаилә юлы узучыларга иң матур, җылы сүзләр яңгырады. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
«Хөрмәтле парларыбыз, өлкәннәребез! Сезне район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, башкарма комитеты һәм үз исемемнән бәйрәм белән котлыйм. Авырлыкларны бергә җиңгән, кулга-кул тотынып уздырып җибәргән, бәхетле мизгелләрне дә уртак иткән, сыналган, гаиләне тулы итеп саклап калырга көч тапкан парлар сез. Яшьләргә үрнәк булып, тигезлектә озак яшәгез, йортларыгыз һәрчак имин булсын, балаларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз гел сөендереп торсын. Рәхмәт булганыгыз өчен», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Сәхнә түренә 50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләр чакырылды. Алар – чын фидакарь хезмәт ияләре, яшәешләре белән дә, эшләре белән дә бик күп мактау сүзләренә лаек гаиләләр.
Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүген матур бәйрәмгә килдегез. Сез – тормышның төрле чагын күргәнсез. Шатлыклары да күп булган, борчулары да очрагандыр. Ләкин югалып калмыйча, бүгенге матур гаилә бәйрәменә килеп җиткәнсез. Сез гел үрнәк, терәк булып яшәгәнсез, мактаулы хезмәт юлы узгансыз. Районның бүген матур, алдынгы булуында да сезнең өлешегез бик зур. 50-60-70нче елларда иң кирәкле һөнәр ияләре сез булган», - диде ул.
Шулай ук район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Биеш авылы чиркәве настоятеле Сергий атакай да гаиләләрне бәйрәм белән котлап, аларның яшьләргә үрнәк булуын билгеләп үттеләр.
Гаилә бәйрәме җылы чыгышлар, матур җыр-биюләр, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Өлкәннәр рәхмәтләрен әйтеп, күңелләре булып таралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз