news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста волонтерлык хәрәкәте активистлары хөрмәтләнде

Апаста волонтерлык хәрәкәте активистлары хөрмәтләнде
Фото: https://apastovo.ru/

Апаста Россия көнендә изге эшләрнең үзәгендә торучы 10 волонтерга «Волонтерлык кенәгәсе» тапшырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина хәбәр итә.

«Бүгенге көндә районда 100гә якын волонтер исәпләнә. Алар арасында балалар, яшьләр, өлкәннәр дә бар. 2022нче елда «Алга» яшүсмерләр клубында оешкан «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте эшчәнлеге аеруча хөрмәткә лаек. Алар изге күңелле тылсымчылардай һәр көннәрен изге эшкә багышлый. Хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтәләр.

«Волонтерлык хәрәкәтенең Апас бүлекчәсе көмеш волонтерлары маскировкалау челтәрләре үрү, эчке киемнәр, урын җирләр тегү белән беррәттән, эш төрен киңәйтә бара, яңалыклардан читтә калмыйлар. Аларның сафлары да тулылана бара. Яңа көчләр килә, һәркем иминлек өчен үз өлешен кертергә тырыша», - дип белдерде районның волонтерлык хәрәкәте координаторы Айгөл Идиятуллина.

«Изге күңелле райондашларның намуслы хезмәте әһәмиятле дәүләт бәйрәме – «Россия көне»ндә олы хөрмәт белән билгеләп үтелде. Изге эшләрнең үзәгендә торучы 10 волонтерга «Волонтерлык кенәгәсе» һәм бүләкләр тапшырылды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100