news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста волейбол буенча республика чемпионаты башланды

Апаста волейбол буенча республика чемпионаты башланды
Фото: http://apastovo.ru/

Апаста авыл районнары һәм кече шәһәрләрдән килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Видади Мәхмүтов истәлегенә волебол буенча турнир башланды. Ярышлар «Апас» универсаль спорт залында һәм Апас мәктәбендә уза һәм ул өч көн дәвам итәчәк. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Видади Мәхмүтов республикабызның атаклы спортчысы иде. Ул чирек гасыр дәвамында «Уңыш» җәмгыятен җитәкли, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе Авыл волейбол комитеты рәисе, республиканың атказанган физик культура хезмәткәре булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot