news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста вице-премьер ярдәмчесе балалар лагерьлары эшчәнлеге белән танышты

Ул биредәге шартлар, спорт, уен мәйданчыклары, ашханә эше, азык-төлекнең сакланышы белән танышты.

Апаста вице-премьер ярдәмчесе балалар лагерьлары эшчәнлеге белән танышты
apastovo.ru/

(Апас, 20 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Эльвира Биканова Апаска эшлекле сәфәр белән килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул Апас, Табар-Черкене, Каратун, Морзалар, Дәүләки, Дәвеш мәктәп яны лагерьларында һәм “Зөя“ ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә булып, биредәге шартлар, спорт, уен мәйданчыклары, ашханә эше, азык-төлекнең сакланышы белән танышты.

Шулай ук ял итүче балалар белән дә аралашып, аларның фикерләрен тыңлады. Һәр мәктәп яны лагерында хөрмәтле кунакны ачык йөз белән каршы алдылар. Балалар үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр.

"Апас үзенең чисталыгы, гүзәллеге белән игътибарны нык җәлеп итте. Биредә гаҗәеп ачык йөзле, кунакчыл кешеләр яши икән. Һәр җирдә кочак җәеп каршы алдылар. Балаларның җәйге ялы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Лагерьларда тәртип, чисталык хакимлек итә", - дип белдерде ул.

Вице-премьер ярдәмчесен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина каршы алып, озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100