news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Ватан Геройларын искә алдылар

Апаста Ватан Геройларын искә алдылар
Фото: «Апас-информ»

Апаста Ватан Геройларын искә алдылар. Тарихтан билгеле булганча, бу көн 1769 елның тугызынчы декабрендә Екатерина IIнче Изге Георгий Победоносец орденын раслаганнан соң билгеләп үтелә башлый. Хәзер бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россиянең Хезмәт Геройлары, Солдат һәм Хезмәт Данының тулы кавалерлары, яу кырында һәм хезмәт фронтында үзләрен таныткан башка батырларны хөрмәтлиләр. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

Районда да Ватан Геройлары көне зурлап билгеләп үтелә. Истәлекле көн уңаеннан тыныч, имин тормыш хакына гомерләрен кызганмаган райондашларыбыз истәлегенә Батырлар мемориаль Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды, арабыздан киткән батырлар, тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар искә алынды.

Фото: © «Апас-информ»

Хәтер чарасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Сергей атакай, җитәкчеләр, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, актив өлкәннәре һәм Апас урта мәктәбенең Яшь армиячеләре катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot