Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста узган семинарда терлекләрдә еш очрый торган авырулар турында сөйләшкәннәр
Районда Татарстанның Идел аръягындагы 8 район ветеринария хезмәткәрләре, җирле ветбаклаборатория мөдирләре катнашында зона семинары үткән.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Апаста Татарстанның Идел аръягындагы 8 район ветеринария хезмәткәрләре, җирле ветбаклаборатория мөдирләре катнашында зона семинары үтте. Бу хакта “Йолдыз” газетасы хәбәр итә.
Татарстанның Баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, урынбасары, ун елдан артык Апас районында эшләп киткән Алмаз Гыйбадуллин, шулай ук 5 елдан артык Апас районында хезмәт чыныгуы алган, бүген Татарстанның Баш ветеринария-бактериология лабораториясе җитәкчесе булып эшләүче Марс Вәлиев һәм башкалар фермаларда савылучы сөт сыйфатына җентекле анализ ясадылар. Сыерларда еш күзәтелүче лейкоз, мастит, дерматит, КМОФАН кебек авыруларны кисәтү һәм дәвалау ысуллары, сөтнең соматикасы, чисталыгы турында сөйләштеләр.
Таможня Берлегенә кергән илләрдә сөт-итнең сыйфатына таләпләр арта. Мисал өчен, Апас районы фермаларыннан быел 17 савым сыеры шул сәбәпле иткә озатылган. Ут күршебез-Яшел Үзән районы сөтчелек фермаларыннан ел башыннан шул сәбәпле авыру билгеләре гомеопатологик чиккә җиткән 136 баш сыер ит комбинатларына тапшырылган.

“Лейкоз-маститны булдырмау, аның күпләп таралмавына ирешүдә андый категориягә кертелгән терлекләрне сау-сәламәт төп көтүдән аеру, аерым ашату һәм дәвалау,-ди район агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов.-Без мондый эшалымын күптәннән кулланабыз һәм аның нәтиҗәсе дә бик югары”.
“Без Апас терлекчелек тармагындагы хәлләр белән яхшы таныш. Аны уңай дип бәялибез, тик башкарыласы эшләр, проблемалар да җитәрлек әле”,-диде үз чыгышында “Ак Барс Агро” Холдингы вәкиле Камил Галиев.

Семинар-укудан соң кунаклар район үзәге белән таныштылар, терлекчелек объектларында булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз