Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста “Уйнагыз, Апас гармуннары” кичәсе узачак
Анда Мәскәү филармониясе баянчысы да чакырылган.
(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген, 11 август көнне шәһәр тибындагы Апас бистәсенең Ял паркында “Уйнагыз, Апас гармуннары” исемле бәйрәм булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә район мәдәният йорты җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина хәбәр итте. Ул район күләмендәге “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивале кысаларында үткәрелә.
"Әлеге чара районның һәр авыл җирлегендә узды, – диде Земфира Мөхәммәтшина. – Бүген чират Апаста. Ул онытылып барган гармун тавышын кайтару, читтә яшәүче авылдашлар, райондашларны җыю, гармунчыларны берләштерү максатыннан уздырыла. Апас сәхнәсендә бүген 15 гармунчы чыгыш ясаячак. Моннан тыш, һәр авылдан килгән берәр гармунчы коллективы бәйрәмне ачып җибәрәчәк. Алар арасында хатын-кызлар да шактый күп. Бертуган гармунчылар да бар районда. Шулай итеп, бүген Апас гармун моңына күмелер дип уйлыйбыз.
Сценарий авторы “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Рәмис Ногманов. Ул үзе дә оста гармунчы. Шулай ук бәйрәмдә катнашучы гармунчыларны да ул үзе сайлап алган.
"Бәйрәмнең төп кунагы – Халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәү филармониясе солисты Айдар Сәләхов. Аны район башлыгы Рәшит Заһидуллин район халкына бүләк итеп чакырды. Актанышта туып үскән гармунчы әлеге чарага теләп киләчәген белдерде, – диде җитәкче.
“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленә йомгак, 30 август көнне, Татарстан бәйсезлегенә багышланган бәйрәмдә ясалачак. Бу көнне иң оста гармунчылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз