news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста умартачылар аллеясы барлыкка киләчәк

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Апас районының актив умартачылары белән очрашты. Район умартачыларының үзләренең махсус җәмгыятьләре эшләп килә. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Актив умартачылар район башлыгы белән дә еш очраша. Марат Нуриев белән очрашуда да алар әлеге тармакны тагын да үстерү юллары турында фикер алышты.

Бал продукциясе җитештерүчеләргә депутат та хөрмәт белән карый. Соңгы вакытта игенчелектә кулланылган кайбер гербицидлар умарталарга зур зыян сала. Әлеге проблема Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриевны да борчый. Умарталыкларга зыян китермәү буенча районда эшлекле чаралар күрелә.

Районда тиздән умартачылар аллеясы барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә аны булдыру буенча эш алып барыла. Әлеге максатка район җитәкчелеге тарафыннан җир кишәрлеге дә бүлеп бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot