news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Укытучылар һәм Өлкәннәр көне уңаеннан зур чара узды

Укытучылар һәм төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен танылган якташлары тарафыннан концерт куелды.

(Апас, 6 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз" ). Октябрь ае бәйрәмнәргә бай. Аларның һәрберсе үзенчәлекле итеп билгеләп үтелә. Укытучылар һәм Өлкәннәр көне дә истә калырлык итеп оештырылды, дип яза җирле басма.

Укытучылар һәм төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен танылган якташлары тарафыннан концерт куелды. Апас җирлеге үзендә туып-үскән, укыган, канат ярган, бүген инде зур сәхнәләр биләүче, республика матбугатында билгеле бер урын биләгән балаларын үзенә җыйды. Танылган җырчыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре бер дә икеләнеп тормыйча, өлкән буынга ял бүләк итте, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм кичәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты. Алар җылы тәбрик сүзләрен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100