news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста уңган терлекчеләр эшли

Апас районы Йомралы фермасының җәйге лагерьлары икегә бүленгән.

(Апас, 4 август, “Татар-⁠информ”, “Йолдыз”, Гүзәл Хилавиева). Апас районы Йомралы фермасының җәйге лагерьлары икегә бүленгән. Йомралы һәм Ишеево ягы дип йөртәләр. Йомралы ягында урнашкан лагерь бик матур урында, көтүлек җирләр әйләндереп алган, дип яза район газетасы.

Кичке савым вакытында безне ферма мөдире Рәүфә Хәерова каршы алды. Иң беренче мондагы чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Саву урыннары җыештырылган. Бер як кардадан сыер үз урынына кереп баса да аны юып аппарат кидерәләр. Савып бетергәч икенче якка чыгаралар. Конвеер кебек эшләп торалар.

– Биредә 265 савым сыеры бар. Биш сыер савучы, дүрт көтүче, механик хезмәт итә. Иртәнге савым бишенче яртыда башлана, көне буе сыерлар көтүдә, кичке савым кичке бишенче яртыда. Сыер савучыларны механик Фәнис Гашыйгуллин машина белән алып килә, сыерлар савылып беткәч алып кайтып китә. Коллектив белән дус-тату эшлибез, - ди Рәүфә ханым. Сыер савучы кызлар – Люзия Фәтхуллина, Гөлчәчәк Әхтәмова, Гөлчәчәк Гыйниятуллина, Алия Мостафина, Гөлназ Абделвәлиеваларның эшләүләренә күз иярми. Үзләре матур итеп елмаеп сөйлиләр, шул ук вакытта күңелле итеп эшлиләр дә. Рәшит абый Гыйниятуллин чыбыркысын асып көтүдән кайтып килә иде.

– Иптәшләрем Илфат Ильясов, Айрат Рахматуллин, Азат Мостафин белән көтү көтәбез. Ярдәмләшеп эшлибез, -диде ул. Азат белән Алия әлеге коллективта ирле-хатынлы эшлиләр. Азат көтүче, Алия алдынгы сыер савучы.

– Ирем белән дүрт бала үстерәбез. Өйдә дә ике сыерыбыз, ат, сарыклар, тавык-чебеш, казларыбыз бар. Кояш күтәрелмәс борын торып басабыз, өйдәгеләрен карап бишенче яртыга эшкә дә килеп җитәбез. Аллага шөкер бик әйбәт яшибез, бер дә уфтанмыйбыз. Әле менә өч балама циркка билет биргәннәре өчен җитәкчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде Алия Мостафина. Әлеге дус-тату коллективтагы уңган-булган абый, апаларга уңышлар теләп калабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100