news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста тын юллары авыруы белән интегүчеләр өчен дәвалау оештырылды

Тоз шахтасы, массаж, парафин, ингаляция, теш дәвалау мөмкинлеге дә бар.

 (Апас, 10 март, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). Тын юллары авырулары белән интегүчеләр өчен “Свияга“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә 12 көнлек дәвалану курслары башланып китте. Быел райондашлар мондый курсларга алтынчы ел җыелды. Барлыгы 72 кеше дәваланырга теләк белдерде. Шунысы да мөһим, үзәктә дәвалану түләүсез башкарыла, дип яза “Йолдыз“ газетасы.

Үзәккә килүчеләрне районның төрле почмакларыннан 5 автобус йөртә. Иртәдән кичкә кадәр дәвалау каралган. Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов райондашлар өчен барлык мөмкинлекләрнең дә тудырылуын белдерде.

Тын юллары авырулары белән исәптә торучы олысы-кечесе үзәктә табиб билгеләве буенча тиешле дәва ала. Тоз шахтасы, массаж, парафин, ингаляция, теш дәвалау мөмкинлеге дә бар.

Апастан Азат абый Гомәров дәваланырга ел саен килә һәм шифасын да күрә икән.

– Тәнеңне генә түгел, җаныңны да дәвалыйлар биредә. Хөрмәт тә, игътибар да зур. Үзәктә эшләүче һәркемгә, бу эшне оештыручыларга зур рәхмәт, – диде ул.

Кильдураздан Васил Җиһаншин да биредәге шартлардан канәгать булуын белдерде.

– Тоз шахтасында бер генә булса да утырган кеше, аның рәхәтен дә, файдасын да тиз сизеп ала. Сулышлар ачыла, җанга рәхәтлек тарала. Безгә үзәктә бар да ошый. Хезмәткәрләр ягымлылар, тәмле ашаталар, – дип сөйләп үтте ул.

Дәваланырга килүчеләрнең күбесе биредәге шартлар белән таныш. Шулай ук беренче генә тапкыр килүчеләр дә бар икән. Дәвештән Мансур Гыймадиев, Борнаштан Искәндәр Вәлиәхмәтов, Күккүздән Фәния Яруллина дәваланырга бик теләп йөрүләрен, районда шундый үзәкләрнең булуы өчен шатлануларын белдерделәр, диелә район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100