Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста тугызынчы тапкыр эшмәкәр призларына бильярд ярышлары узды
Эшмәкәр җиңүчеләргә Кубок, бүләкләр, медальләр һәм Грамоталар әзерләгән иде.
(Апас, 18 март, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста эшмәкәр Фәнис Галәветдинов призларына бильярд ярышлары узды. Ярышлар 2010 елдан бирле үткәрелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
2007-2017 елларда район башлыгы призларына районкүләм бильярд ярышларда чемпион калган, район авылларын газлы итүдә үзеннән зур өлеш керткән, Борнашта туып-үскән 53 яшлек эшмәкәр Апасның бильярд уенын сөючеләр өчен аерым турнир үткәрүне гадәт итте.
Аның иганәчелегенә бу ярышлар авылларда да үткәне булды. 15 мартта район мәдәният йортының билярд залында ике өстәлдә 10-70 яшлек утыздан артык спортның шушы төрен сөючеләр арасында иң көчле уенчыларны ачыклау ярышы ачылды.
Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм иганәчегә апаслылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде. Киң күңелле эшмәкәр, иганәче Фәнис Галәветдинов җиңүчеләргә Кубок, бүләкләр, медальләр һәм Грамоталар әзерләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз