Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Туган як музеен зурайту эшләре башланды
Музей директоры төзеләчәк яңа залда мамонт карачкысын куярга ниятли.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев) Татарстанның Апас районында 2005 елда төзелгән “Туган якны өйрәнү” үзәк музеен киңәйтү турында Татарстан хөкүмәтенең Карары кабул ителде.
Төп бинага 150 квадрат метрдан да ким булмаган янкорма өстәп төзеләчәк, аның түбәсе үзгәртеп корылачак. Әлегә кадәр үзәк музейның гомуми мәйданы 433 квадрат метр тәшкил итеп, биредә һәммәсе якынча 30-50-100 квадрат метрлы 7 экспозиция залы һәм фондлар саклау урыны бар.
"Былтыр музей каршысында зур төзекләндерү эшләре үткәрелде, бинага керү юлына 200 квадрат метрга брусчатка җәелде. Без быел Апаста беренче район музее оешуның 25 еллыгын билгеләп үттек. Шул уңайдан эшчәнлегебезне тагын да җәелдерү максатыннан Татарстан Президентына хат юлланды һәм ул уңай чишелеш тапты", – дип белдерә музей директоры Рәмис Ногманов.
Янкормадагы эскспозиция залларында полеонтологик табылдыклар урнашачак. "Туган ягыбыз табигате тарихы турындагы зал бик кечкенә, нибары 75 квадрат метрлы бүлмәгә зур күргәзмә куеп булмый. 200 ләп артефакт, борынгы хайван сөякләре, кош-корт скелетлары запас экспонатлар фондында тора, аларнын да караңгыдан якты дөньяга чыгарып, кешегә күрсәтергә кирәк бит инде. Аларны менә шул яңа залга куярга мөмкин. Тагын бер бик күптәнге хыялым бар – яңа залга табигый зурлыктагы мамонт карачкысы урнаштырып булмасмы, дип йөрүем. Ул 3 метр биеклектә, 4-5 метр озынлыкта булып, янәшәсендә аның нәни баласы да булырга охшап тора. Шундый, тересеннән һич аерып булмаслык дәрәҗәдә ясалган карачкы комплекты бик кыйммәт. Таксодермист – карачкы ясаучы, Россиядә дә бик санаулы осталар әйтүенчә, бу эш бер елга кадәр сузылырга мөмкин", – ди музей директоры.
Проект-смета документациясендә музей янәшәсендә туристик автобуслар һәм башка техника тукталышы урыны төзелү пункты да бар. Әппәс ерганагы су юлын исә район Мәдәният йорты каршындагы кебек үк калын трубалар куеп җир астына яшереп, музей каршысы тигезләнәчәк. Яңа төзелешкә республика бюджетыннан максатчан 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Әйтергә кирәк, 14 ноябрьдә яңа төзелеш нигезен һәм эш күләмен билгеләүдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән урынбасарлары, төзелешне алып барачак оешма җитәкчесе Фәнис Сафиуллин һәм башкалар катнашты. Янкорма нигезен агачлардан чистарту бурычы район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, район энергетика хезмәткәрләренә йөкләнде һәм шул ук көнне эш башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз