news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “Тоннель“ операциясендә 10 кешегә штраф салынды

4 шофер номеры укылышсыз машина белән юлга чыккан.

(Апас, 12 сентбрь, "Татар-информ", "Апастово-информ" ). 11 сентябрь иртәсендә, 6.30-8.30 сәгатьләрдә Апасның Тукай урамы киселешендә “Тоннель“ операциясе узды, дип яза җирле басма.

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары биредә эшләде. Шушы ике сәгать эчендә 10 кагыйдә бозучы очрады. 4 шофер номеры укылышсыз машина белән юлга чыккан. Аларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. 3 апаслы төзексез машина белән идарә иткән. Аларның берсе – идарә итү системасы дөрес эшләмәгән техника белән барганда тоткарланып, машинасы штраф стоянкасына ябылды. Техник төзексезлек өчен штраф – 500 сум. Каралтылган тәрәзә белән йөрүче яшь шофер да юлын тыныч кына дәвам итә алмады. Аңа шулай ук 500 сум штраф яный. Әгәр инде каралтылган тәрәзәләр белән йөреп, кабаттан юл сакчыларына очраса, ул очракта, 5 мең сум түләргә туры киләчәк. 1 транспорт тахографсыз юлга чыккан. Әлеге кимчелек өчен физик затларга 1-3 мең, юридик затларга 3-5 мең штраф түләргә туры килә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot