news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “Тоннель” операциясе барышында бер йөртүче машинасыз калган

6 йөртүченең машиналарының дәүләт номерлары укылышсыз булуы ачыкланган.

(Апас, 12 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас район юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Апаста узган чираттагы “Тоннель” операциясе барышында 10 закон бозу очрагын теркәлгән, дип яза җирле басма.

2 машина йөртүче руль артына куркынычсызлык каешын эләктермичә утырганы һәм бер шофер машинасын иминиятләштермичә юлга чыкканы өчен штрафка тартылган. 6 йөртүченең машиналарының дәүләт номерлары укылышсыз булуы ачыкланган. Бер машина төзексез булу сәбәпле, штраф стоянкасына озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot