news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста әтиле-уллы Шәриповлар 5 мең сум премиягә лаек булдылар

Шулай ук кырдагы барлык хезмәткәрләргә “Апас” тамгасы белән кепкалар бүләк ителде.

(Апас, 13 август, "Татар-информ", "Йолдыз"). Урак башланган көннән бирле алдынгы урыннарда баручы Шәриповлар, комбайнчылар исемлегендә беренче урында, дип яза район газетасы.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Дәүләки бүлекчәсе көзге бодай кырында әлеге экипажга “Уңыш – 2017 ”, Иң яхшы экипаж байрагын һәм 5 мең сум күләмендә премия тапшырды. Шулай ук кырдагы барлык хезмәткәрләргә “Апас” тамгасы белән кепкалар бүләк итте. Эшләрендә уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot