news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста террорчылыкка каршы утырыш узды

Халык күп була торган объектларда, урамнарда, район үзәгендә хәзер мәсәлән, 250 ләп төрле видеокамера урнаштырылды.

(Апас, 2 май, "Татар-информ", "Маяк", Ришат Җамалиев). Татарстан террорчылыкка каршы комиссиясе вәкиле Марина Патяшина катнашында Апас районы даими комиссиясе штабының киңәйтелгән утырышы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Анда район мәктәпләре директорлары, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, авыл җирлекләре, оешма-предприятие, ДНД район штабы җитәкчеләре катнашты.

Район АТК комиссиясе җитәкчесе-район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин үз чыгышында барлык объектларның куркынычсызлык паспортларын булдыруны якын арада төгәлләү бурычын куйды. Халык күп була торган объектларда, урамнарда, район үзәгендә хәзер мәсәлән, 250 ләп төрле видеокамера урнаштырылды.

-Үзәк хастаханә территориясендә хәзер куркынычсызлык таләпләре үтәлешен барлыгы 30 видеокамера тәүлеклек теркәп бара,-диде үз хисабында районның баш табибы Алмаз Алиуллин. -Көтелмәгән хәлләргә кирәкле медицина препаратлары, стацонарда дәвалау урыннарын арттыру һәм башка чаралар комплексын төгәл үтәп барабыз.
Комиссия утырышында шулай ук дәүләт янгын куркынычсызлыгы баш инспекторы Илдар Вәлиев, район эчке эшләр бүлеге вәкиле Фәнис Шәрәфуллин, район антитеррор комиссиясе вәкиле Илдар Усманов һәм башка белгеч-җитәкчеләрнең хисаплары тыңланды. Тиешле бурычлар, кисәтү чаралары эш программасы каралды һәм бертавыштан расланды.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына зур чаралар әзерләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Айрат Хәсәнов, Луиза Сафина һәм Рөстәм Мингазиев бу уңайдан үз фикерләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100