news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе бурычлар билгеләде

Балаларны саклау, яклау, аңлау, аларны гел күз уңында тоту бурычы куелды.

Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе бурычлар билгеләде
apastovo.ru/

(Апас, 24 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә комиссия әгъзалары, хокук саклау хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, класс җитәкчеләре, психологлар, гомумән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү эшенә өлеш кертүче районда яшәүчеләр катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин утырышны ачып җибәрде. Федераль Куркынычсызлык хезмәте вәкиле Марс Гафиятуллин балалар иминлеге, аларны сагалап торучы замана куркынычлары, интернет дөньясының яшь буынга ни дәрәҗәдә тәэсир итүе хакында сөйләде. Балаларны саклау, яклау, аңлау, аларны гел күз уңында тоту бурычы куелды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100