news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары «Covid-19» дан тест ясатты

Тест-тикшерүләрне район үзәк хастаханәсе оештырды.

Апаста территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары «Covid-19» дан тест ясатты
http://apastovo.ru

(Апас, 6 июнь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Кичә Апас районы сайлау комиссиясе әгъзалары коронавирустан тест бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Россия Президенты Указы нигезендә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә дип көтелә. Тавыш бирүгә берни комачауламасын өчен, комиссия әгъзалары коронавирус чиренә тест ясата.

Тест-тикшерүләрне район үзәк хастаханәсе оештырды. Барлык саклану чаралары күрелде. Мондый тестларны райондагы барлык участок сайлау комиссияләре әгъзалары да узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot