news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста терлекчелек белгечләре алты айга нәтиҗә ясадылар

Чыгыш ясаучылар кимчелекле якларны әйтеп, узган елның шул чоры белән чагыштырдылар.

(Апас, 15 июль, "Татар-информ", "Йолдыз",  Гөлзада Гатауллина). Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында терлекчелек белгечләре алты айлык эшләренә нәтиҗә ясадылар, дип яза район газетасы.

Идарәчеләр, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар, ферма мөдирләре катнашында узган җыелышта бу өлкәнең һәр тармагы турында җентекле сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар кимчелекле якларны әйтеп, узган елның шул чоры белән чагыштырдылар. Хезмәтләрен тиешенчә башкармаган белгеч-җитәкчеләргә кызарырга туры килде.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин катнашты һәм чыгыш ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100