news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста терлекчеләр ярышты

Сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары Әлмәндәр бүлекчәсенең Борнаш авылы фермасында очрашты.

(Апас, 29 июль, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ләйлә Шиһабиева). Сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары Әлмәндәр бүлекчәсенең Борнаш авылы фермасында очрашты. Биредә Апас районының барлык хуҗалыкларыннан килгән хезмәткәрләр һөнәри осталыкта сыналды. 24 сыер савучы һәм 11 ясалма орлыкландыру технологы өч этапта ярышты. Савым аппаратларын кыска вакыт аралыгында дөрес итеп сүтеп-җыю, теория һәм практик өлешләрне барысы да зур әзерлек белән үтеп чыктылар, - дип хәбәр итә җирле басма. 

“Свияга” агрофирмасының Горбунов берләшмәсе Дәүләки бүлекчәсеннән Елена Бәширова 31 ел сыер сава. Аның төркемендә 45 сыер исәпләнә. Малларның холкын, һөнәренең асылын күптән төшенгән инде ул. Узган ел Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе исеменә дә лаек булган.
- Минем эш көнем иртәнге сәгать 4 тә башлана. Хезмәтебез җиңел булмаса да, бер ияләшкәч, бер кыенлыгы да юк, - ди ул.

Зур Болгаерда яшәүче Гөлфирә Зыятдинова да 28 ел бер үк хезмәттә. Әлегә кадәр бәйгеләрдә катнашканы булмаса да, үзен сынап карарга уйлаган. Югары Балтайдан Зөлфия Абзалова 6 бала анасы. Гаиләне көйләргә, балаларны тәрбияләргә, йорт мәшәкатьләрен җайга салырга да өлгерә, хезмәтендә дә алдынгы ул. Сыер савучылар арасында барган ярышта да сынатмады Зөлфия апа. 33 ел дәвамында туплаган тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән бүлеште. Белемле дә, җитез дә, кыю да икәнен исбатлап, беренче урынга лаек булды. Икенче урынны Чүрибураш бүлекчәсеннән Налия Вафина, өченче урынны яшь хезмәткәр – Борнаштан Илүсә Җәләлиева яулады.

Ясалма орлыкландыру технологлары да үз эшләренең осталары. Һөнәр ияләре арасында бердәнбер хатын-кыз Үтәмеш терлекчелек фермасында хезмәт итүче Гөлназ Сәмигуллинага игътибар итми кала алмадык.

- 17 ел ферма мөдире һәм ясалма орлыкландыру технологы булып эшлим. Хезмәтемне яратып башкарам. Коллективыбыз дус, тату, ярдәмчел, - диде ул.
Бакырчы һәм Тәүгелде фермаларының ясалма орлыкландыру технологы Марсель Гаязов терлекчелек тармагында 19 ел хезмәт итә. Шуңа күрә әлеге һөнәр нечкәлекләренә, серләренә өйрәнү әллә ни кыен булмаган.

- Бәйгеләрдә ел саен катнашам. Мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу, аралашу, бер-береңне күрү, белү өчен дә кирәк. Ясалма орлыкландыру өлкәсендә 4 ел эшлим. Әтием Расыйхның юлын дәвам итәм. Ул 26 ел әлеге хезмәтне башкарды, - диде Марсель.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында барган ярышта Горбунов берләшмәсе Кызыл Тау бүлекчәсендә эшләүче Нәгыйм Кадыйровка тиңнәр табылмады. Нәгыйм абый әлеге вазифада - 4 ел. Нәтиҗәле хезмәте – күз алдында. Икенче урынны Горбунов берләшмәсенең Чирмешән бүлекчәсеннән Фәрит Идиятуллин, өченче урынны “Апас” агрофирмасыннан Ридаль Арсланов яулады.

Барлык җиңүчеләргә “Свияга” берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән премияләр тапшырылды. Алдынгы сыер савучылар район башлыгы кулыннан ак мамык шәл алды. Гомумән, бу ярыштан беркем дә буш кул белән кайтып китмәде, акчалата бүләкләр алды. Барысы да бик канәгать һәм үзләренә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәтле иделәр.
Соңыннан терлекчелек тармагында эшләүчеләр Борнаш урта мәктәбе ашханәсендә чәй табыны артында кунак булдылар. Алар өчен районның мәдәният хезмәткәрләре матур концерт программасы күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot