news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста терлекче хатын-кызларны хөрмәтләделәр

300 дән артык хатын-кыз бйәрәмгә чакырылган.

(Апас, 10 март, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). Апаста 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан терлекче хатын-кызлар район үзәгенә бәйрәм тантанасына 300дән артык хатын-кыз чакырылды дип яза “Йолдыз“ газетасы. 

– Бездә һәр төркем кешеләрнең үз Сабан туе, үз бәйрәме бар. Сугыш чоры балаларын, Атказанган хезмәткәрләрне, парлы, үрнәк тормыш юлы үтүче гаиләләрне аерым җыябыз. Укытучыларны, солдат аналарын, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләрне дә онытмыйбыз. Инде менә терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрне бергә җыеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү хыялы да тормышка ашты. Сез һәр көнегезне хезмәттә үткәрәсез, сезнең тырышлык белән районыбыз үрләр яулый. Рәхмәт хезмәтегез өчен, – диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

Һәр көнне ачы таңнан торып, бәйрәмне-ялны белми яраткан хезмәтенә ашыгучы, малкайларының холык-фигыленнән аңлап эшләүче, мул продукция алу өчен җан талашучы терлекчеләребез элек-электән хөрмәтле бездә. Аларның барысының да хезмәте ихтирамга лаек. Күбесе лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшләрен дәвам итәләр 
Борнаштан Дания апа Вәлиева 8 классны тәмамлау белән фермага эшкә килгән.
– 40 ел сыер саудым, лаеклы ялга чыккач та эштән аерыласы килмичә, каравылчы булып эшләдем. Барысы да кул хезмәте, көч таләп итә иде. Үзем кечкенә генә булгач, авыр үлән көлтәләрен күтәрә алмыйча басып торганнар әле дә истә. Эш ныгытты, чыныктырды безне, – диде ул. Аның сүзләренә Галия апа Җәләлиева, Оркыя апа Хәбибуллина, Флера апа Миңнуллина да кушылды. Ә аларның уртак сүзләре күп иде.

Күкшем һәм Тутайдан килгән Роза Бикчәнтәева, Динә Гайнуллина, Әлфинур Бәдретдинова, Гүзәлия Зыятдинова, Фәридә Дәминовалар да терлекчелектә 40-50 ел хезмәт куйганнар. Араларында һаман да хезмәтләрен дәвам итүчеләр бар.

– Ияләнгән эшебездән аерыласы килми. Пенсиядә дип өйдә ятсаң, бер кешене дә күрмисең. Ә эшкә барып, рәхәтләнеп аралашып кайтабыз, – диләр алар.

Идрәздән Рушания апа Әхмәтҗанова сыер да сауган, ферма мөдире дә булган, бозаулар да караган. Иске Йомралыдан Налия апа Шәвәлиева, Нурия апа Минһаҗева шулай ук озак еллар терлекчелектә эшләгән. Хезмәт елларын авырлыклары белән түгел, ә күңелле бер чор итеп искә алалар алар. Кызыл Таудан Талия апа Шәйхиева һәм Халисә апа Дәминова 40 елдан артык гомерләрен терлекчелеккә багышлаганнар.

– 7 классны тәмамлау белән фермага килдек. Бергә эшләдек, бергә олыгайдык. Сөтен дә, капчыгын да күтәреп ташыдык, сыерын да юдык, шуның өстенә чөгендере дә бар иде, – дип сөйлиләр алар.

Ындырчыдан Зөлфия Багитова 16 ел бозаулар карый.

– Эшемне яратып башкарам. Шушындый зурлаулардан соң, тагын да күңел биреп эшлисе килә. Үзебезнең кирәклегебезне тою бик рәхәт ул. Рәхмәт матур сүзләрегез, чәчәкләрегез, җыр-моңнарыгыз һәм тәмле сыйларыгыз өчен, – диде ул.

Терлекчеләрне бәйрәм белән котларга “Ак Барс банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, депутат, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров килде. Танылган җырчылар Резедә Шәрәфиева һәм Илсаф хөрмәтләрен җыр аша җиткерделәр. Үзешчән җырчыларыбыз чыгышы да алар өчен иде.

Соңыннан хатын-кызлар ашханәдә мул сыйлы табын артында кунак булдылар. Бик канәгать булып, җылы автобусларга утырып өйләренә таралдылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100