news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Татарстан яшьләр эшләре министры яшь гаиләгә торак сертификаты тапшырды

Агымдагы елда Апас районында 5 гаилә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы нигезендә торак сатып алуга яки төзүгә социаль түләү алу мөмкинлеге бирүче сертификатка ия булды. Яшь гаиләләргә сертификатларны тантаналы төстә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән район башлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды.

«Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы аша гамәлгә ашырылучы программа гаиләгезгә ярдәм булсын. Рәхәтен күрегез», - диде Ринат Садыйков. Ул яшь гаиләне тәбрик итеп, бүләге белән дә сөендерде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин агымдагы елда районда әлеге дәүләт ярдәменә барлыгы 5 гаилә ия булуын әйтте. Сөнгатуллиннар гаиләсенә имин тормышлар теләде.

Айгөл һәм Илназ Сөнгатуллиннар  Свияжный бистәсендә әти-әнисе йортында яшиләр. Ике кыз бала үстерәләр. Гаилә башлыгы Илназ МТК «Ак Барс» оешмасында машина йөртүче булып эшли, ә Айгөл һөнәре буенча шәфкать туташы, әлегә өйдә бала карый.

Әлеге программа буенча яшь гаиләләргә кире кайтарылмый торган субсидия бирелә, ул торак бәясенең 30-35 процентын тәшкил итә. Әлеге субсидия ипотека түләү, йорт төзү, торак сатып алу өчен тотыла ала. Төп шарт – гаиләдә ир һәм хатынның яшьләре 35тән артмаган булуы һәм гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы. Районда әлеге программада 8 гаилә катнашкан. Гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен субсидиягә ия булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot