news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Татарстан халыкларының III Съездына делегатлар сайланды

Апас муниципаль районы Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышы узды.

(Апас, 16 март, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева).  Апас муниципаль районы Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышы узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, районның иҗтимагый Советы җитәкчесе Руслан Галиев, депутатлар, ветераннар, хатын-кызлар, иҗтимагый Советы әгъзалары, социаль яклау идарәсе, мәдәният бүлеге вәкилләре һәм башкалар катнашты, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина районда Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру, районда дуслык, теләктәшлеккә, милләтара, динара татулыкка юнәлтелгән эшләр хакында чыгыш ясады.

Татарстан халыкларының Беренче Съезды Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы һәм катнашуында 1992 елда оештырылган. Икенче Съезд 2007 елның ноябрендә уза. Съезд делегатлары Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте Концепциясен раслыйлар. Өченче съезд 22 апрельдә үтәчәк.

– Съездның төп бурычы – Республикада яшәүче барлык милләтләрне, халыкларны берләштерү, аларның мәдәниятен, диннәрен хуплау, милләтара дуслык, тынычлыкны саклау. Сезнең районда бу уңайдан 2012-2020 елларга бай эчтәлекле программа кабул ителгән һәм ул уңышлы гына эшләп килә, – диде республика вәкиле Гөлшат Нигъмәтуллина.

Апас районы территориясендә нигездә өч милләт халкы яши. Дингә, мәдәнияткә, төрле милләт халыкларының йолаларына, гореф-гадәтләренә игътибар да, хөрмәт тә зур. Алар буыннан-буынга күчә. Башкарылган эшләр туган ягыбыз, халкыбыз белән горурлану хисе уята. Район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да чыгышында шушы хакта сөйләп узды.

Киңәйтелгән утырышта, көн тәртибенә нигезләнеп, Татарстан халыклары Съездына делегатлар сайладылар. Алар район башлыгы урынбасары Марат Нуриев җитәкчелегендә, 22 апрельдә узачак Татарстан халыкларының III Съездында катнашачак. Киңәшмәдә делегат итеп район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Гайнуллин, Биеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нина Васильева, Табар Черкене мәктәбе укытучысы Светлана Кубайкина сайланды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100