news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесендә замана яшьләре көч сынашты

Апаста «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесендә замана яшьләре көч сынашты
Фото: © https://apastovo.ru/

Апас районы мәдәният йортында «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесендә аграр көллият студентлары катнашты. 7 кыз һәм 7 егет үзләренең сәләтләрен, уңганлыкларын исбатлады. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.

«Милли традицияләрне саклау, үстерү, яшьләрне шул традицияләрдә тәрбияләү максатыннан, «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесен оештырырга уйладык. Бәйгебез аграр көллият студентлары белән уза. Яшьләр замана сулышына туры китереп үзләренең осталыкларын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, сәнгатькә тартылышларын һәм спорт ягыннан көчләрен күрсәтә», - диде мәдәният хезмәткәре Айрат Гайнетдинов.

Егет-кызлар сәхнәдә үзләрен кыю тотты, алар бар яктан да сыналды, диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://apastovo.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot