news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Апаска эш сәфәре белән килде.

Апаста төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде
apastovo.ru

(Апас, 26 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апаста яңа төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде һәм бинаның нигез урынына капсула куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Апаска эш сәфәре белән килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге коллективы белән очрашты. 

Янгын-коткару депосы “Мелиорация ПМК”сы ишегалдында урын алачак. Барлык уңайлыклары булган хезмәт урыны төзелешен 2020 елның 30 августына төгәлләү бурычы куела. Бина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100