news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста сугыш ветераннарына һәм тылда хезмәт куйган тол хатыннарга бүләкләр тапшырдылар

Барлыгы 155 бүләк авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан изге теләкләр белән ияләренә тапшырылды.

(Апас, 19 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"). Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Апас районында зур чаралар үтә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш инвалидларына, Ленинград блокадасын кичкән ветераннарга һәм ветераннарның тылда хезмәт куйган тол хатыннарына бүләкләр кайтты. Барлыгы 155 бүләк авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан изге теләкләр белән ияләренә тапшырылды, дип яза җирле басма.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты вәкиле Андрей Клементьев Апаста яшәүче өлкәннр янында булып, бүләкләрне тапшырдылар һәм район башлыгының теләкләрен, ихтирам, хөрмәтен җиткерделәр.Сугыш ветераны Мөхәммәтхамис абый Хисаметдинов күчтәнәчләрне бик сөенеп кабул итте.

– Сугыш башланганда миңа нибары 14 яшь иде. 1944 елда үзем дә сугыш кырына чыгып киттем. Исән-имин әйләнеп кайттым. Бу матур тормышта та яшәргә насыйп булган икән. Бөек Җиңү бәйрәмен көтеп алам. Безне шулай хөрмәт иткәннәре өчен Президентыбызга, район башлыгына олы рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул.

Апаста яшәүче Римә апа Гафарова да бүләкләр, кайгырту һәм җылы мөнәсәбәт өчен олы рәхмәтен ирештерде.

– Тормыш иптәшем Хәмит исән чакта без бу бәйрәмне бик зурлап уздыра идек. Хәзер дә көтеп алам. Үзем дә бала чагымда сугыш афәтен күрдем. Ул көннәр һич онытылмый. Хәзер бигрәк рәхәт тормышта яшибез. Кадерен белергә кирәк. Алга таба да дөньяларыбыз тыныч булып, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп итсен, – дип озатып калды ул.
Мәрзия апа Габдрахманова май аенда 95 яшьлек олы юбилеен каршылый. Күпне күргән, сугыш ачысын татыган, авыр хезмәтләр башкарган Мәрзия апа бүгенге тормышына сөенеп туя алмый. Апас үзәгендә махсус программа нигезендә бирелгән якты, чиста фатирында бәхетле картлык кичерә ул. Бүләккә һәм җылы котлауга да сабый балалардай шатланып, изге теләкләрен, олы рәхмәтен юлларга ашыкты хөрмәтле акъәби.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100