news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе узды

Районда 24 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград камалышы шаһиты, 933 сугыш чоры ятиме яши.

 (Апас, 5 май, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ләйлә Шиһабиева, Гөлзада Гатауллина. Апаста сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе узды. Менә җиденче ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Аны хәзер өлкәннәребез ел саен көтеп алалар. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде, дип яза район газетасы. 

Бәйрәм район үзәгенең иң матур, истәлекле һәм тарихлы урыннарында сәяхәт белән башланып китте. Биредәге кичерешләрне, очрашу тәэсирен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Орден-медальләр таккан бабайлар, чордашлар табыша, бер сынык икмәкне бүлешеп җан асраган апалар хатирәләрен яңарта, ятимнәр гыйбрәтле язмышларын искә ала. Инде ничәмә ел рәттән очрашкан өлкәннәр бер-берсен сагынышып күрешеп, хәл-әхвәл белештеләр.

Өлкәннәрне быел да зурлап, хөрмәтләп, махсус автобуслар белән алып килделәр, район үзәгендә җылы сәламләп, чәкчәкләр, күпереп пешкән икмәк, җыр-моңнар белән каршы алдылар. Төрле милләт вәкилләрен чагылдырган каршы алу күренешләре өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Апасның “Яшь гвардия”челәре һәр килүчене бәйрәм белән котлап, түшләренә георгий тасмалары тактылар. Аннан өлкәннәр үзәктәге яңалыклар белән таныштылар. Ана һәйкәле, Сугыш чоры ятимнәре һәм тракторчы хатын-кызлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында туктап, истәлеккә фотоларга төштеләр. Данлыклы шәхесләребезгә куелган бюстлар яныннан да тыныч кына үтеп китә алмадылар. Батырлар Мемориал комплексында Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов каһарманнар турында тулы мәгълүмат биреп, батыр райондашларыбызның язмышлары белән таныштырып торды.

Батырлар Мемориал комплексындагы исемлектән һәркайсы әтисен эзләде. Аны күз яшьләре аша сәламләде, рухына атап дога кылды.

Районда 24 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград камалышы шаһиты, 933 сугыш чоры ятиме яши.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры ятимнәре, башкала кунаклары район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә Батырлар Мемориаль комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Бәйрәмгә Советлар Союзы Герое Рем Абзаловның улы Руслан да кайткан иде. Мемориал комплекска аяк басуга ул әтисенең бюсты янына атлады.

– Әтинең туган ягында басып торуыма бик шатмын. Биредә әтине онытмыйлар. Район башлыгы мине үзе эзләп тапты. Икенче ел рәттән әтинең батырлыгын мәңгеләштергән Апас төбәгенә кайтам. Мин якташларга бик рәхмәтле, – ди ул.

Аннан барлык килүчеләр автобусларга утырып, Сабан туе мәйданына юл тоттылар. Биредә хәрбиләрчә киенгән укучылар һәр килүчене сәламләп каршы алдылар.

Сабан туе театральләшкән тамаша белән башланып китте. Сугыш чоры елларын чагылдырган бу чара күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәкләргә үтеп керде. “Беркөн кайтыр кебек әтиләр” дип исемләнгән күренеш чынбарлыктан алынган иде. Ул Апаста яшәүче сугыш елларында сыңар канат белән алты бала тәрбияләп үстергән, ачы югалтуларны йөрәге аша үткәргән Ана язмышын чагылдырды. Беркем дә күз яшен яшермәде. Бирегә әтиләрен көтү сагышы да, ятимлек ачысы да, ачлык-ялангачлык та, тылдагыларның Җиңүне якынайту өчен керткән өлешләре сыйган. Районның мәдәният хезмәткәрләре һәм “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар бу теманы күңелгә үтәрлек итеп ачып бирә һәм күрсәтә белделәр. Биредә районыбыз үзешчәннәре белән берлектә якташыбыз Фердинанд Сәлахов, Раян Садриев чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Танылган җырчы Илназ Минвәлиев тә җыр-моңнарын бүләк итте.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык райондашларны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Башкала кунаклары, якташларыбыз Кәфил Әмиров, Рәшит Сәлахов, депутатыбыз Илдар Гыйльметдинов чыгышлары да эчтәлекле иде. “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын юллады.

Аннан сүзне хәрби комиссар Илшат Паймурзин алды:

– Җиңү җиңел генә килмәде. Бүгенге матур тормышта биредә утыручыларның һәм яу кырында ятып калганнарның өлеше зур. Сезнең алда баш иябез. Сезнең белән горурланабыз. Без сезгә гомер буе рәхмәтле. Бүгенге хөрмәтләүләр яшь буын өчен дә үрнәк булып тора, – диде ул үз чыгышында.

Мәйдан түрендә 50-55 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үткән парларга да кадер-хөрмәт күрсәтелде. Аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

– Шөкер, Ходай безгә парлы матур гомер насыйп иткән. 55 ел гомер бер мизгелдәй үтеп китте. Олыгайгач һәр җылы сүзгә күңел була. Менә бүген дә бик зурладылар. Әле кайчан гына Алтын туебыз уңаеннан әлеге мәйданга килгән идек. Яшьлегебез авыр чорга туры килде. Беребез җитәкче урыннарда, икенчебез балалар бакчасында эшләде. Биш бала тәрбияләп үстердек, – диләр Әҗемнән Хәлим һәм Назилә Бикчәнтәевлар.

Каратун станциясеннән Фидаил һәм Фәридә Җаппаровларның да гаилә корып яши башлауларына 50 ел вакыт узган.

– Тормышыбыздан, үзебезгә күрсәтелгән хөрмәттән без бик канәгать. Гомер буе тырышып хезмәт иттек. Яшәгән саен яшисе килә, – диләр Җаппаровлар.

Бәйрәмгә килүчеләр арасында Түбән Биябашыннан Розания апа Габдрахманова да бар иде. Ул ике яшьтән әтисез калып, ятимлек ачысын татып үскән.

- Әни 28 яшендә тол калды. Өч баланы ялгызы үстерде. Безнең әти ниндиерәк иде, матур кеше идеме, без кемгә ошаган дип, сораулар биреп, үзәген өзгәнебезне үскәч кенә аңладык, - ди Розания апа.

Үтәмештән килгән Флера Шәрәфетдинова да ятимлек ачсын йөрәк түрендә йөртә. Ул тынычлыкның кадерен белергә, матурлыкны саклап яшәргә чакырды. Быел алар 55 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен дә билгеләп уздылар.

– Бу көн безнең өчен беренчедән шатлыклы, икенчедән ямансу да. Әтиләребезне искә алу аларга дога булып ирешсен иде. Зөбәрҗәт туебыз уңаеннан район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алдык. Күчтәнәчләр дә бирделәр. Зурладылар, рәхмәт. Яшьлектә әтисезлек бигрәк үзәккә үтте бит. Кечкенәдән бозау көтүе көттем. Гомер буе сыер саудым. Бу рәхәтләрне, хөрмәтне дә күрергә язган икән, – ди Флера апа.

Апаста яшәүче Венера апа Мөхәммәтҗанова да 1941 ел баласы. Әтисе яу кырына чыгып киткәндә ул бишектә кала. Шушы көнгә кадәр әти дияргә хыялланып, әтилеләргә кызыгып яши. Әҗем авылында яшәүче Суфия апа Галимова, Нурия апа Илалова, Кафия апа Зәйнуллина, Фәһимә апа Гарипова һәм башкалар да бу көнне кабат әтисез балачакларына кайттылар.

Карабайдан Мөхәммәтшин Габделхак абый быел да Сабан туена аерылмас дусты – тальяны белән килде. Җырлатты да, биетте дә ул чордашларын.


Бәйрәм чын Сабантуйларыннан һич кенә дә аерылмады. Мәйданда булачак батырлар көч сынашты. Баш батыр булып Апас урта мәктәбе укучысы Илмир Сабиров калды. Аның иңнәренә тәкә салдылар. Барлык көрәшчеләр дә район башлыгының бүләкләренә лаек булдылар.


Ел дәвамында көч җыйган аргамаклар узыша да бик җанлы барды. Биредә 14 чабышкы катнашты. Иң беренчеләрдән булып, Кызыл Таудан Александр Быков иярләгән ат килде. Шулай ук Чирмешәннән Нәфис Әхмәдуллин, Югары Балтайдан Илмас Сәмигуллин шулай ук призлы урыннарга чыктылар. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алды. Кече Болгаердан Рәүф абый һәм Флера апа Хәертдиновлар һәр елдагыча ат чабышын яратып карадылар. Җиңүчегә үз күчтәнәчләрен тапшырдылар.

- Улыбыз Фәнисне хәрби хезмәттә югалттык. Ул атлар ярата иде. Хәзер менә аның истәлеге итеп хуҗалыгыбызда да ат асрыйбыз, ат чабышларын да калдырмыйбыз, - диләр алар күз яшьләрен сөртеп.

Сабантуйга килүче һәркем кыр ашханәсе сыеннан, тәмле коймак, кабартма, кайнар чәйдән авыз итте. Өлкәннәр өчен оешма һәм мәктәп коллективлары мул сыйлы табыннар хәзерләгәннәр иде. Бизәүле тарантаслы атлар да мәйдан күрке булды. Күчмә мемориалдан якыннарын эзләп табып, хатирәләрен яңартучылар да шактый булды.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел вакыт узган. Аның һәр елы тынычлыкның кадерен ныграк белергә өнди. Әтисезлек ачысын татып үскән буын балаларының язмышы һәрберебез өчен гыйбрәт булсын! - диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100