news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста студентлар прокурор киңәшләрен тыңлады

Апаста студентлар прокурор киңәшләрен тыңлады. Апас аграр көллиятендә Россия Конституциясе көне уңаеннан кичә узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Биредә район прокуроры Зөфәр Абитов, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, «Яшь гвардия»нең җирле бүлекчәсе вәкилләре катнашты.

Район прокуроры Зөфәр Абитов студентларны үз бурычларыңны, законнарны белеп яшәргә, вазифаларны башкарырга чакырды. Шулай ук Россия Федерациясе Конституциясе көненең тарихы белән таныштырып узды.

«Конституция - төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисади корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул ителде», - диде ул.

Зөфәр Абитов яшь буынны ришвәтчелек, аның төрләре, әлеге җинаять төре буенча җаваплылык белән дә таныштырды.

«Ришвәтчелекне без үзебез тудырабыз. Аңа каршы хокук сакчылары гына көрәшеп бетә алмый. Без бирмәсәк, башка кеше алмас иде. Гадел юл белән яшәргә өйрәник. Закон бозу очраклары булганда актив булып хәбәр итсәгез иде», - дип сөйләде ул.

Район үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган кичәдә студентлар төп закон һәм коррупция турында видеороликлар да карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100