news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста студентлар полиция эше белән танышты

Көллиятнең иң актив студентлары, форпостчылар Ранис Сафиуллин белән Федор Калмыковка Мактау грамоталары тапшырылды.

(Апас, 4 февраль, “Татар-информ”, “Йолдыз”). Апас район эчке эшләр бүлегенә аграр көллият директоры урынбасары Алмаз Сафиуллин озатуында 161нче төркеме студентлар десанты килде. Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш якларыннан бирегә укырга керүче егетләрне утырышлар залында эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алды, дип яза районның “Йолдыз” газетасы.

Көллиятнең иң актив студентлары, форпостчылар Ранис Сафиуллин белән Федор Калмыковка Мактау грамоталары тапшырылды. Тантаналы минутлардан соң студентлар хезмәткәрләрнең эш шартлары, музей һәм үзәк кизү тору пульты, тикшерүләр вакытында һәм административ кулга алынучыларны вакытлы изоляцияләү урыннары белән таныштылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot