news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста спорт комплексы төзелә һәм су юллары яңартыла

Район үзәгендә су юлларын яңартуга Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 37 миллион 100 сум акча бүленеп бирелгән.

(Апас, 20  июнь, “Татар-⁠информ”, “Йолдыз”, Ләйлә Шиһабиева). Апас районында зур төзелеш башлануы көтелә. Тиздән спортның күп кенә төрләрен үз эченә алган комплекс төзеләчәк. Әлеге уңайдан Апаска “Фортэкс” оешмасы җитәкчесе Рәүф Галләмов килде. Ул район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм төрле тармак җитәкче-белгечләре белән берлектә район үзәгендә төзеләчәк спорт комплексының урынын карады, проекты белән тынышты, фикерләре белән уртаклашты, дип яза район газетасы.

Спорт комплексы Апас урта мәктәбе һәм “Алтын алка” боз сарае янында төзелә. Ул ике бинадан торачак. Бассейн зурлар өчен 25 метрга 9 метр озынлыгында, балалар өчен 10 метрга 6 метр озынлыгында булачак. Шулай ук янәшәдә универсал спорт залы урын алачак. Анда мини-футбол, волейбол, баскетбол, көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнү күздә тотыла һәм тренажер залы эшләячәк.

Апас халкы өчен тагын бер уңайлылык: район үзәгендә 12,5 чакрым озынлыкта су юллары яңара. Әлеге эшкә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 37 миллион 100 сум акча бүленеп бирелгән. Хезмәтне “Альтаир-1” оешмасы башкарачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов сүзләренчә, яңа су юлы Апасның Ленин, Октябрь, Кызыл Армия, Киров, Садри Җәләл, Муса Җәлил һәм башка урамнары аша узачак.

- Йортка хуҗа кеше суны үзе тоташтырырга тиеш булачак. Шуңа күрә дә бу эшкә әзер булып торсыннар иде, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100