news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста шашка-шахматта иң зирәкләр ярышты

Ярышта иң-иңнәр җиңү яулады. Аларга Мактау грамоталары, медальләр бирелде.

(Апас, 6 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз" , Ләйлә Шиһабиева). Өлкәннәр ункөнлеге программасы буенча, Апас мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Һәр елдагыча биредә өлкәннәр бик теләп катнашты. Апас, Төбәк Черкене, Каратун, Кабыккүпер, Иске Йомралы өлкәннәре активлык күрсәтте, дип яза җирле басма

Районның ветераннар Советы, пенсионерлар Союзы, яшьләр эше һәм спорт бүлеге әзерләгән бу чарада спорт сөюче өлкәннәр өчен шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина хәйриячелегендә чәй табыны да оештырылды. 

Шашка-шахмат ярышларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде.

-Һәр ярышның үз кызыгы, һәр ярышның үз җиңүчесе була. Сезгә уңыш елмайсын! Сөнечләр белән озак яшәгез, - диде ул өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.

Ярышта иң-иңнәр җиңү яулады. Аларга Мактау грамоталары, медальләр бирелде.

Уенчылар арасында төрле яшьтәгеләр бар иде. Ирләр арасыннан иң өлкәненә 84 яшь, хатын-кызлар арасында - 77 яшь. Яшь күңелле өлкәннәргә сокланырга гына кала, - диде районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Шашка буенча беренчелек Апастан Мәсхүд Маннапов һәм Табар Черкененнән Нина Баранова-Орел кулында. Шахмат буенча Иске Йомралыдан Фирдүс Әхмәтҗанов һәм Кабыккүпердән Фәридә Павлова җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100