news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста шашка-шахмат ярышлары узган

Район үзәге һәм калган 21 авыл җирлегеннән шашка-шахмат бәйгесенә 50 кеше килгән.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Апаста Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында шахмат-шашка ярышлары булып узган. Бу хакта районның "Йолдыз" газетасы хәбәр итә.

"Һәр оешма, предприятие коллективы бу ункөнлектә үз өлкәннәрен, хезмәт ветераннарын зурлый һәм хөрмәтли, олы кунак итеп табыннарга чакыра, үз бүләкләрен тарата. Ә без аны тагын да файдалырак үткәрергә тырышып, өлкән яшьтәгеләрне шашка-шахмат өстәлләре артында очраштырабыз. Бу ярыш районда җиденче тапкыр үткәрелде. Район үзәге һәм калган 21 авыл җирлегеннән шашка-шахмат бәйгесенә 50 кеше килде һәм аларның егерме бише үзен шашка-шахматта сынап карады. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында шахмат уенында Дәвештән Наилә Галиуллина, Кабык-Күпердән Фәридә Павлова, Апастан Люция Зыятдинова белән Марина Кузнецова призлы урыннар яулады.

Ир-атлар арасында 1-2-3 урыннарны Чирмешәннән Рәшит Габдрахманов, Апастан Рәшит Шәйхиев, Зур Күккүздән Радик Сабиров бүлеште. Шашка ярышында хатын-кызлар арасында Табар Черкен авылыннан Нина Баранова-Орел, Дәүләкидән Зөбәйдә Хисамова, Апастан Гөлсибә Бактикова, Каратуннан Венера Шиһабиевага тиңнәр табылмады. Ир-атлар арасында бу төр ярышта Апастан Мәсгүть Маннапов белән Расыйх Латыйпов, Табар-Черкеннән Анатолий Шашкин җиңде",-дигән Россия Пенсионерлар Союзының Апас оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин газета хәбәрчесенә.

Апас эшмәкәрләре Айрат Сафин белән Арина Сагиян, район Пенсия Фонды, халыкны социаль яклау идарәсе, ДЮСШ, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчеләре ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр белән ярдәм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot