news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Шәүкәт Галиевнең 90 еллык юбилее уңаеннан искә алу чарасы узды

Күргәзмәдә шагыйрьнең шәхси әйберләре белән таныштылар.

(Апас, 1декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста Шәүкәт Галиевнең 90 еллык юбилее уңаеннан искә алу чарасы узды. 30 ноябрьдә районга танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар килде, шулай ук Шәүкәт Галиевнең балалары, оныклары да бар иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кунаклар һәм апаслылар иң элек Апас туган якны өйрәнү музее белән таныштылар. Шәүкәт Галиев истәлегенә ясалган күргәзмәдә шагыйрьнең шәхси әйберләре белән таныштылар. Аннан район үзәгендә Шәүкәт Галиев бюстына чәчәкләр салдылар һәм янәшә генә урын алган Абдулла Алиш бюсты тантаналы шартларда ачылды.

Сәяхәт Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев музеена сәяхәт белән дәвам итте. Олы Бакырчы мәктәбендә дә чаралар узды. Шәүкәт Галиев исемендәге мәктәп коллективы эчтәлекле чыгышлар әзерләгән иде. Олы Бакырчы мәдәният йортында язучылар белән очрашу кичәсе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100