news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста сайлау комиссиясе әгъзалары семинар-⁠укуларда “мобиль сайлаучы” турында сөйләштеләр

Семинарда сайлауга кагылышлы кайбер үзгәрешләр, яңалыклар хакында сүз алып бардылар

(Апас, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз",  Ләлә Сафиуллина). Бүген Апас районы Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында район сайлау комиссиясе рәисләре һәм сайлауларны уздыру буенча җаваплы вәкилләр катнашында семинар-укулар үтте, дип яза җирле басма.

Биредә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова катнаштылар. Алар сайлауга кагылышлы кайбер үзгәрешләр, яңалыклар хакында сүз алып бардылар. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белдерүенчә, төп игътибар “мобиль сайлаучы”ларга юнәлтелә. Вакытлыча ялда, командировкада булган яки теркәлү урыны буенча яшәмәүче кешеләргә үзләренә җайлы булган участокта сайлау мөмкинлеге тудырыла. Ул сайлаучыга дәүләт хезмәтләре сайты аша онлайн-гариза тутырыла.

31 гыйнвардан 12 мартка кадәр күпфункцияле үзәк яки территориаль сайлау комиссиясендә, 25 февральдән башлап теләсә-кайсы сайлау участогы комиссиясендә гариза тутырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100