Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста Сара Садыйкованың тууына 113 ел уңаеннан истәлекле чара узды
Чарада аның турында төшерелгән махсус видеофильм күрсәтелде.
(Апас, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста аның хөрмәтенә куелган бюсты каршында татар композиторы, җырчы, милли көйләрне саклап, Казан, Мәскәү опера театры сәхнәләрендә җырлаган, Апас ягын “Якташларым!“ дип өзгәләнеп яшәгән Сара апа Садыйкованың тууына 113 ел уңаеннан бик матур чара үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Аның гомеренең соңгы елларында Апаска, Тутайга, Кызылтауга берничә тапкыр кайтып кунак булып китүе, халык, бигрәк тә балалар белән күпләп очрашуы мәгълүм.
"Җидегән чишмә“ җыры Сара апаның Җидекизләүдәге чишмәләр каскады белән танышуыннан соң язылган иң уңышлы һәм озын гомерле әсәре", диде үз чыгышында Апас “Туган якны өйрәнү“ музее директоры Рәмис Ногманов.
Аны якыннан белүчеләр - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Мәрьям Хәйрова, Миләүшә Вәлиуллина, Гөлнур Насыйбуллина һәм башкалар да шулай ук истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар.
Тутайдагы Сара Садыйкова музее җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина катнашында төзелгән сценарий буенча бу көнне музейда Сара Садыйкова җырлары яңгырады. Аның турында төшерелгән махсус видеофильм күрсәтелде. Чәй табыны оештырылды.
Апасның Сара Садыйкова урамында яшәүче Зинаида Латыйпова, Сара апаны искә алу чарасына килүчеләр ул туган көн - 1 ноябрьдә үз аллеясында узган искә алу чарасының бик тә истәлекле итеп үтүен әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз