news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста самбо һәм тхэквондо залы ачылды

Биредә район башлыгы кубогына беренче ярышлар узды.

(Апас, 31 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста спорт сөючеләр өчен тагын бер уңайлылык артты. Элеккеге бассейн бинасы самбо һәм тхэквондо залы итеп үзгәртелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә район башлыгы кубогына беренче ярышлар узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина ярышта катнашучыларга зур уңышлар теләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot