Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Салават Кәримов урамы ишегалларын ачу тантанасы булды
Республикада өченче ел рәттән «Безнең ишегалды» программасы эшләп килә. Әлеге программа нигезендә, Апас районында быел дүрт ишегалды капиталь төзекләндерелә. Аның өчесе Салават Кәримов урамында урнашкан. Бу турыда «Йолдыз» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Президентыбыз тарафыннан халыкка уңайлы мохит тудыру максатыннан уйланылган программа бу. Уңайлы шартлардан, матурлыктан файдаланып, киләчәктә дә чисталыкны, пөхтәлекне саклап калырга тырышыгыз. Районда халык теләктәшлеге белән узучы «Чиста ишегалды» бәйгеләрендә катнашып, үз урамыгызның гүзәллеген күрсәтеп, призлы урыннарга ирешүегезне теләп калам», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Салават Кәримов урамында проектта каралган барлык уңайлылыклар да бар. Биредә тротуарлар, юллар, балалар мәйданчыгы эшләнгән, машиналар кую урыннары, яктырткычлар, утырып ял итү эскәмияләре урнаштырылган. Халык та ишегалларын, бакчаларын төрледән-төрле чәчәкләргә, яшеллеккә күмгән.
Тантанада «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда зур өлеш керткән белгечләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка җыр-моңнарын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз