news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен мәгълүмати очрашу узды

Апаста сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен мәгълүмати очрашу узды
Фото: «Апас-информ»

Апас районы үзәк китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикле райондашлар, инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен мәгълүмати очрашу узды. Анда катнашучыларга социаль түләүләр, төрле ярдәм чаралары һәм субсидияләр турында мәгълүмат җиткерелде. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова әйтүенчә, районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәр кеше игътибар үзәгендә. Әлеге чарага килүчеләр район прокуратурасы социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, социаль иминият фонды, район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге белгечләренә кызыксындырган сорауларын бирә алды, диелә хәбәрдә.

Фото: «Апас-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot