Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста "Садә" хатын-кызлар ансамбленең 40 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Җыр-моңга гашыйк солистларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Апас, 26 октябрь, "Татар-информ", "Апас-информ", Ришат Җамалиев). Апас мәдәният йортында “Садә“ хатын-кызлар ансамбленең 40 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Ансамбльне районга яңа гына эшкә кайткан, 23 яше дә тулмаган яшь, талантлы баянчы һәм җырчы Илдар Сәйфетдинов оештырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Сәхнәдәш дусларын котларга бәйрәмгә Казаннан яшь җырчы Чулпан Йосыпова, Буа районыннан “Ядкаръ“ фольклор ансамбле, Биешнең “Рябинушка“, Табар Черкененнән “Шурумпуч“, Каратунның “Өммегөлсем“ хатын-кызлар вокаль ансамбльләре дә килгән иде.
“Садә“нең юбилей концертында район һәвәскәрләре дә чыгыш ясады. Ансамбльгә район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин яңа сәхнә киемнәре тектерү өчен 99 мең сумлык сертификат, бирегә йөрүче җыр-моңга гашыйк солистларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Тамашачыларны шушы район Грантына булдырылачак яңа сәхнә киемнәренең үрнәге белән дә таныштырдылар. Экранда 40 еллык тарихлы “Садә“ нең яшь чакларын чагылдырган видеоальбом күрсәтелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев “Садә“ леләрне юбилейлары белән котлап үз рәхмәтен җиткерде һәм ансамбльгә яңа иҗат уңышлары теләде. Шулай ук Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова катнашты. Ул ТР мәдәният министрының Рәхмәт хатын һәм ансамбльнең җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшинага Мактау грамотасы тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз