news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Сабирҗановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырдылар

Аларга район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырдылар.

Апаста Сабирҗановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырдылар
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/ak-tnnrd-al-ilknle-shr-buylap-syakht

(Апас, 9 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). 8 июль – ил күләмендә билгеләнеп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Болынбалыкчы авылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә узды. Сабирҗановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 63 ел дәвамында тугры калган, 5 бала тәрбияләп үстергән Касыйм һәм Мәгъфүзә Сабирҗановлар россиякүләм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале алды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйләметдинова Касыйм һәм Мәгъфүзә Сабирҗановларга иң изге теләкләр теләде.

Аларга медаль, район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырдылар.  Сабирҗановлар хөрмәтенә бик матур, эчтәлекле кичә дә әзерләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100