news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Сабантуйга бүләк җыйганнар

Әлеге балачак бәйрәме уңаеннан, район үзәгендә йорттан-йортка йөреп Сабантуйга бүләк җыйганнар.

(Апас, 1 июнь, "Татар-информ","Апастово-информ"). Апаста Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабантуй узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге балачак бәйрәме уңаеннан, район үзәгендә йорттан-йортка йөреп Сабантуйга бүләк җыйганнар. Әлеге чарада мәдәният хезмәткәрләре һәм Апас урта мәктәбенең Айсылу Закирова җитәкчелегендәге 5 А сыйныфы укучылары катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot