news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста сөт продуктлары җитештерү заводы яңадан эшли башлаячак

Бүгенге көндә яшьләрне районда калдыру да, өстәмә эш урыннары булдыру да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Апаста сөт продуктлары җитештерү заводы яңадан эшли башлаячак

(Апас, 29 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында. Удмуртиянең “Ува-молоко” оешмасы Каратун сөт җитештерү заводы базасында, яңа Европа технологияләренә нигезләнеп, тәүлегенә 200-250 тонна сөт эшкәртү комлексын ачу эшләрен башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Каратун җирлегендә урнашкан сөт продуктлары җитештерү заводы 2012 елдан эшләүдән туктаган иде. 

"Апас районында урнашкан заводта да зур эшләр башкарырга җыенабыз. Без аны эшләтеп җибәрү өчен бер миллиард сумнан артык инвестиция кертәчәкбез, - диде “Ува-молоко” оешмасы җитәкчесе  Александр Емшанов. 

– Заводта 200 кешегә даими эш урыннары булдырылачак. Төзекләндерү вакытында да җирлектә яшәүчеләрне эшкә чакырачакбыз. Беренче чиратта, безне бу заводта элек эшләп киткән белгечләр кызыксындыра, чөнки алар бу өлкә белән якыннан таныш. Шулай ук яшьләрне дә җәлеп итәчәкбез. Аларны махсус укытабыз, өйрәтәбез. Безнең остазларыбыз Голландия белгечләре. Укырга теләге булганнарны стажировка үтү өчен Голландиягә җибәрү мөмкинчелегебез дә бар. Хезмәт хакы уртача 30-35 мең сум булачак, - дип белдерде оешма җитәкчесе.

Егерме меңнән артык халкы булган Ува бистәсендә урнашкан заводта 930 кеше эшли. Тәүлегенә 800 тоннага якын сөт кабул итәләр. Баш технолог Наталья Пестригина завод буенча экскурсия үткәрде. Сөтне кабул итү, эшкәртү һәм җитештерелгән продукцияне урнаштыру эше белән якыннан таныштырды. Район башлыгының кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Әлеге оешма эшчәнлеге нәтиҗәсендә район бюджетына бер елга 9 миллион сум күләмендә салым керәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100