news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста «Рухият» тәрбия үзәге ачылды

Апаста «Рухият» тәрбия үзәге ачылды
Фото: https://apastovo.ru/

Апаста «Рухият» тәрбия үзәге ачылды. Әлеге «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге «Ярдәм» фонды канаты астында эшләячәк. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Гүзәл Хиләвиева яза.

Тәрбия үзәге ачылышында Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Фәнил Багаутдинов һәм башка бик күп кунаклар катнашты.

«Хөрмәтле райондашлар, кунаклар, дуслар! Бездә бүген зур бәйрәм. Мондый тәрбия учагы ачылу белән без бәхетле. Рухи-тәрбия учагы булсын дип хыялландык. 4 ел төзелеш эшләре барды. Аллага шөкер районыбызда әлеге үзәк эшли башлады. Эше дәвам итсен. Балаларыбыз, яшьләребез тәртипле, белемле, гыйлемле булсыннар. Биредә катнашучыларның барысының да өлеше зур. Бик зур рәхмәт!», - диде район башлыгы.

Тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан һәр килгән кунак «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгенең эченә узып, андагы шартлар белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100